– Ике ел чамасы яшәп карыйк та, барып чыкмаса, кайтып китәрбез, дип төпләнгән идек Колай авылына. Бөтенләйгә булган икән. 1 сентябрьдә килгәнебезгә 25 ел булды. Кире китү турында уйлаганыбыз да юк. Ияләштек, – дип башлады ул сүзен. – Ул вакытта совхоз иде әле. Эш урынында да, яшәгән җирдә дә бик якын күрделәр, үз иттеләр. Бер якта – таҗиклар, икенчесендә руслар яши. Дус, тату гомер кичерәбез, кунакка йөрешәбез. Мәктәптә дә бернинди проблемалар булмады. Өч балам бик яхшы укыды. Гүзәл «5»кә генә бетерде. Быел Казан сәүдә-икътисад техникумын тәмамлап, эшкә урнашты. Хәзер оныклар шул ук мәктәпкә йөри.
Татарстанга килгәнебезгә бер дә үкенмибез. Яшермим, башта авыррак булды. Шул вакытларда, әти безне дөрес тәрбияләгән икән, дигән фикергә килдем. Әнием Җомагөл бакыйлыкка күчкәндә, миңа 2 генә яшь булган. Безне Зариф әтиебез үстерде. Унөч ел элек вафат булды. Эшләп кеше үлми, дия-дия, эшләтеп үстергән иде ул безне. Колайга килеп урнашкач, өч сыер асрадык. Күршедәге хатыннар каймак-катык кебек ризыклар әзерләргә өйрәтте. Үзебез дә ач булмадык, сатарга да калды. Бер минут та тик торганыбыз юк.
Хуҗалыклары белән танышкач, бу сүзләрнең чыннан да дөреслегенә ышанасың. 33 сутый җирдә яшелчә, җиләк-җимеш үстергәннәр, кышка әзерләгәннәр. Сапарбой совхозда механизатор булып эшләгән. Алтын куллы булуы белән дан тоткан, теләсә нинди техниканы төзәтә алган. Китмәсен дип, аңа совхоз йорт та салып биргән. Кайчандыр совхоз К-700 тракторын металлоломга чыгарып аткан булган. Аны да төзәтеп иярләгән. Ишегалдында берничә машинасы бар: ниндие кирәк, шуңа утырып чыгып китә икән. Хәзер дә Колайдагы «Автодор» оешмасында тракторчы булып эшли. Рено – психиатрия хастаханәсендә санитарка. Аңа кадәр Колайдагы фермада сыер сауган. Дилфүзә дә фермада эшләгән җиреннән декрет ялына чыккан. «Хәләл эшләп алган акчаның ояты юк, – диләр алар. – Үзбәкстанда да гел эшләдек. Йөз гектар җиребез бар иде. Гаилә ишле булды. Бер ир бала, дүрт кыз үстек. Кукуруз, кавын, карбыз, дөге үстердек. Тик аны урнаштыру гына бик авыр булды».
Чит кешеләр түгел
Дощановлар Татарстанда чит кешеләр түгел. Сапарбойның әнисе Сания Сәйфуллина Питрәч районындагы Күн авылында туып-үскән. Пермьдә шахтада эшләгәндә, Таир исемле үзбәк егете белән өйләнешкәннәр дә аның туган ягына юл тотканнар. Татарстанга еш кайтып йөргәннәр. Сапарбой хәтта Күн авылында туган да.
– Каенанам 9 бала тапкан, – дип дәвам итте сүзен Рано. – Без дә, өйләнешкәч, Татарстанга кайтып йөрдек әле. СССР таркалгач кына проблема башланды. Сапарбойның туганнары да бар Казанда. Аралашып торабыз. Бигрәк тә дини бәйрәмнәрдә очрашабыз. Үземнең дә бер энекәшем Казанда яши.
Мөмкинлек бар әле
– Колай рус авылы булгач, күбрәк шул телдә сөйләшергә туры килә инде. Әмма, ничектер, без бик тиз татар сөйләменә авыштык. Әтиебез заманында: «Без – каракалпак үзбәкләре, – дип сөйли иде. – Ничәнче елларда икәнен төгәл хәтерләмим. Каракалпаклар арасында чуалышлар башлангач, алар гаилә белән Үзбәкстанның Беруни шәһәренә качып килгәннәр. Анда үзбәк дип язылганнар. Ә каракалпак теле татар теленә бик охшаш. Безгә шуңа күрә якындыр ул дип уйлыйм. Татарча рәхәтләнеп сөйләшәбез. Безнең оныклар татар телен хәтта Колай мәктәбендәге укучыларга караганда да яхшы белә. Форсаттан файдаланып, шуны да әйтәсе килә: татар телен күбрәк укытсыннар иде мәктәпләрдә. Шул ук вакытта үз телебезне дә онытмыйбыз. Гаиләдә үзбәкчә генә сөйләшәбез. Башка милләттәшләребез белән дә аралашабыз. Телне, гореф-гадәтләрне саклау турында фикер алышабыз. Аңлыйбыз инде, әлбәттә, чит җирләрдә булгач, телне белү кайчандыр өзелергә дә мөмкин. Безнең белән үзбәкчә сөйләшсәләр дә, Сәед белән Сәмир үзара русча сөйләшергә генә торалар. Әмма әлегә телебезне сакларга мөмкинлегебез бар, Аллага шөкер.
Мәскәүдә яшәүче улым Салаватның хәләл җефете – удмурт милләтеннән, Ольга исемле. Ике якның әти-әниләре дә балаларыбыз теләгенә каршы килмәдек. Киленебезнең ризалыгын алып, никах укыттык. Әле ул яныма: «Әнәй, исемемне дә алыштырырга кирәкме?» – дип килгән иде. «Ник, ошатмыйсыңмыни? Бик матур бит», – дигәч, елмаеп куйды. Үзбәкчә аңлый. Кай арада өйрәнеп өлгергәндер, белмим. Оныгыбыз Эмилия тугач, ислам йоласы буенча исем куштырдык. Ике якның да тамырларын белеп үссеннәр дип телибез.
Сардар Дилфүзә белән интернет аша танышты. Үзбәкстанга барып, гореф-гадәткә туры китереп, туй ясап алып кайттык. Баштарак читенсенде кебек. Елап та ала иде. Хәзер ияләште инде. Күп итеп балалар тап, курыкма, үзем булышырмын, дип әйтәм. Үзем өч баламны югалттым. Бик авыр хәсрәт ул. Үзбәкстаннан китүебезнең дә төп сәбәбе шунда иде. Сыр-Дәрья суы ел саен ярларыннан ташып чыгу сәбәпле, бик каты авыру таралды. Балаларыбызны дәвалый, саклап кала алмадык. Форсаттан файдаланып, Татарстан хөкүмәтенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Безне сыендырды, эшле-ашлы итте. Киләчәктә дә дус-тату яшәргә язсын иде.
Үзбәк йортында көндәлек кагыйдәләр
– Өлкән кешене, динне хөрмәт итегез.
– Өстәл түрендә ата кеше утырырга тиеш.
– Чит кешеләрнең кирәкмәгән сүзләренә бирешмәгез.
– Мәчеткә баргач, читтә генә утырыгыз, өлкәннәргә комачауламагыз. Сәдакагызны бирегез дә тыныч кына кайтып китегез.
– Мода дип, башкаларга ияреп, йөз-битләрегезне каплап йөрмәгез. Тәнегез суласын. Эш ничек киенүдә түгел, ә яхшылык, игелек эшләүдә.
Әтием киңәшләре
– Буш урын күрдеңме, әйбер утыртып куй, үссен. Үзең ашамасаң, күршең ашар.
– Дошманың таш белән орса да, син аш белән борыл, аннары дуслашып китәрсез.
– Хайван асраудан курыкма, ризыгың булыр.
«Дилфүзә – Колай авылында сәхнә йолдызы, – ди мәдәният йорты директоры Людмила Васина. – Без аны килүгә күреп алдык. Җырлый да, бии дә. Бик актив тормыш алып бара. Әле күптән түгел генә район буенча Ленино-Кокушкинога яшь гаиләләр фестиваленә бардык. Берьюлы ике номинациядә катнашты. Авылда яшәүче милләттәшләре барысы да Дилфүзәгә көч биреп тордылар».
Табын күрке — пылау
Дөгене су үтә күренмәле булганчы юарга. Сарымсакны кабыгыннан чистартырга, әмма тырнакларга бүлмәскә. 3 баш суган һәм кишерне чистартырга. Суганны – ярымбоҗра, кишерне салам рәвешендә турарга.
Казанны җылытырга һәм май кыздырырга. Шушы майда чистартылмаган суганны кап-кара булганчы кыздырырга. Алып ташларга. Калган туралган суганны, болгата-болгата, куе алтын төскә кергәнче кыздырырга. Бу 10 минуттан азрак вакытны алачак. Шакмаклап туралган ит өстәргә, тышча барлыкка килгәнче кыздырырга.
Кишер өстәргә. Болгатмыйча гына – 3 минут, аннары, болгата-болгата, тагын 10 минут кыздырырга. Казанга салынган әйберләрдән бер сантиметр артып торырлык итеп, кайнап торган су агызырга. Кипкән әче борыч өстәргә. Бер сәгать акрын утта тотарга.
Дөгене тагын бер кат юарга, суын агызып бетерергә. Ит өстенә тигезләп салырга. Утны арттырырга һәм казанга дөге катламыннан өч см чыгып торырлык итеп, кайнап торган су өстәргә.
Дөге суны үзенә сеңдерү белән казанга сарымсак салырга һәм утны уртачага куеп, дөге әзер булганчы тотарга. Агач таякчык белән берничә урыннан тишәргә. Дөге әзер булгач, казанны капларга, иң кечкенә утка куярга һәм 30 минут тотарга.